Суверенитет көне, эшләми торган ял көне, шәһәр көне… Бу атнада Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итә. Билгеле, һәркем өчен 30 август аерым мәгънәгә ия. Укучыларыбыздан да нәкъ шул хакта сораштык. Республиканы нәрсә өчен яратабыз икән?
Булат ИБРАҺИМОВ, шагыйрь:
– Без татар халкын борынгы, бөек, шанлы дип сөйләргә яратсак та, мин гади генә бер әйбергә игътибар итүегезне сорар идем. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Казан патшалыгы, Казан губерниясе, ТАССР, соңыннан Татарстан Республикасы. Күпләр өчен таныш булган әлеге тарихи чылбырдан күренгәнчә, дәүләтебез исеме булып татар сүзе соңгы гасырда гына мәйданга чыккан бит. Шуңа күрә минем өчен 30 август – Татарстан дигән сүзне баш исем иткән бәйрәм ул, ләкин бәйрәмнең чишмә башын да онытырга ярамый: 1990 елның 30 августы – Дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул иткән көн, бу кемгәдер ошыймы, ошамыймы – анысы икенче мәсьәлә, бу – безнең тарих. 2022 ел Татарстан Конституциясендәге суверенитет сүзенә зур үзгәрешләр алып килде. Шуңа күрә бу бәйрәм халык аңына Республика көне, шәһәр көне буларак елдан-ел тирәнгәрәк үтеп бара.
Татарстанда бәйрәмнәр ел әйләнәсендә бик күп, бик мулдан оештырылса да, 30 август минем өчен ниндидер бер сакраль дата кебек.
Республиканы яратам мин. Мин аның халкын яратам, кешеләренә сокланам. Татарстанның дөнья күләмендә югары күрсәткечләргә ирешүенең, мул яшәвенең төп сәбәпчеләре – талантлы кешеләре, тырыш халкы. Шуңа күрә хәзерге вазгыятьне күздә тотып, Республика көнен зур хәрефләр белән Халык бәйрәме дип атыйсым килә.
Фидания ЛЕРОН, укытучы:
– Туган җирем Татарстан – минем өчен иң кадерле, иң якын җир ул! Бик яратам үзебезнең республиканы! Чит якларга барып кайткач, һәрчак: «Үзебезнең Татарстаныбызга җитми инде. Шөкер, үз илемә кайттым!» – дим. 30 август көнен балалар кечкенә вакытта аеруча ярата, бишәүләшеп бәйрәмгә чыга идек. Бәхтиярне күтәреп, Айсылу белән Ләйләне җитәкләп төшкән фотобыз ул көннәрнең кадерле истәлеге булып саклана.
Умар ДЖАНИБАБУ, табиб:
– Һиндстаннан Казанга килгәнемә биш ел була. Моңарчы ишетеп тә белмәгән Татарстанга бер күрүдә гашыйк булдым. Кешеләренә, чисталыгына, матурлыгына! Алга таба да киләчәгемне шушы җиргә бәйлисе килә. Бу теләк Казанда укый башлагач туды. Татарстан миңа күп танышулар, мөмкинлекләр бирде. Искиткеч аш-сулары, кызыклы бәйрәмнәре турында әйтеп тә тормыйм. Кешеләр бер-берсенә карата игътибарлы һәм ярдәмчел.
Камол БОБОХОНОВ, «Ел студенты – 2019», Татарстандагы үзбәкләрнең милли мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе:
– Мин Татарстандагы мохиткә гашыйк. Биредә бердәмлек, ватанпәрвәрлек көчле. Республикадагы архитектура искиткеч. Башкалада исә яшьләр күп. Ә бу исә яшьләр өчен эш урыннары, яңа проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре күп булуы турында сөйли. Татарстан һәрвакыт күп тармакларда бер адым алда булды. Бу да яшьләрне җәлеп итүдә роль уйнамый калмый, билгеле. Татарстанда теләсә кем, нинди милләттән булуына карамастан, үзен, сәләтләрен күрсәтә ала. Мин – шуның бер мисалы. Шуңа күрә: «Кайда тууың түгел, Татарстанда кирәк булуың мөһим», – дип әйтергә яратам.
Айзилә БАТЫРХАНОВА, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы:
– Мин – Биектау районындагы Дөбьяз авылыннан. Без Казаннан әллә ни ерак түгел. Балачакта 30 август кичендә тау өстенә менеп, салют карый идек. Караңгыда кызгылт төсләргә күмелгән күк йөзе безнең өчен гаять тылсымлы булып тоела иде. Шулай итеп, һәр 30 августны көтеп алдык. Хәзер инде 30 август минем өчен Республика көне буларак бик кадерле. Елдан-ел үземдә ватанпәрвәрлек хисләре артуын тоям. Бу көнне төрле чараларда катнаша алуым белән бәхетлемен. Татарстан гүзәл, эшчән, тырыш халкы белән матур, шуңа да аны яратам.