Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов июльдән августка кадәрге чорда губернаторларның милли рейтингында икенче урынга ия булган. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин гына узган. Читтән торып анкеталау һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләрен сораштыру нигезендә, Россия субъектлары башлыкларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган тикшеренү нәтиҗәләрен «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге халыкка чыгарды.
Рейтингта өченче урында — Тула өлкәсе башлыгы Алексей Дюмин, дүртенче урында – Саха (Якутия) губернаторы Айсен Николаев. Бишенче урында — Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров.
Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Татарстанда Ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Михаил Надеждин билгеләп үткәнчә, Миңнеханов өчен июль һәм август вакыйгаларга бай булды. Ул республика Рәисенең «Россия-Африка» саммитында катнашуын, төрле мәйданчыкларда Африка илләре башлыклары белән очрашуын, аларның соңыннан күбесе Татарстанга килүен, шулай ук Төркиягә сәфәр кылуын искәртте.
Моннан тыш, Татарстан җитәкчесе аграрийлар проблемаларына, эссе һава торышы чорында янгыннар профилактикасына, Иделне савыктыруга зур игътибар бирде. Аның катнашында М12 трассасы участогында Идел елгасы аша яңа күпер ачу әһәмияткә ия.
«Республика башлыгының халык арасында какшамас абруе бар. Ул эшләрне булдырып чыга, махсус хәрби операциягә ярдәм итә, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булыша», – дип ассызыклый Надеждин, һәм Миңнехановның эшен бары тик уңай гына бәяләргә мөмкин, дип өсти.