Эшләргә өйрәтәләр. Кирәкле белгечләр юк

Продукцияне җитештерү генә аз, аны эшкәртергә дә кирәк әле. Фермерлар белән очрашкан вакытта моның өчен республикада кирәкле белгечләр булмавын еш телгә алалар иде. Тиздән бу мәсьәләгә дә игътибар артачак.

«Йолдыз» кооперативы технологы Гөлназ Щукинага да үз вакытында технолог һөнәрен үзләштерер өчен шактый тырышырга туры килгән:
– Әти-әнигә ярдәм кирәк булгач, гаиләм белән Казаннан Кайбыч районына күченеп кайттык. Башта авылда сәркатип булып эшләдем. Кооператив буларак берләшкәч, технолог булырга туры килде. Баштагы вакытларда авырлыклар да булды. Иң авыры ысларга өйрәнү иде. Килеп чыкканчы шактый тырышырга туры килде. Киңәш сорарга да кеше юк, чөнки якын-тирәдә без беренче. Киләчәктә кооперативларга кешеләрне шундый һөнәрләргә укыту мөмкинлеге дә тудырылсын иде.

Шуны искә алып, «Фермерлар мәктәбе» уку-укыту проектының чираттагы дәресләрен агротуризм һәм продукцияне эшкәртүгә багышлаячаклар. Конкурска гаризалар тапшыру башланган инде. Анда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә теләге булган физик затлар да, яңа гына эш башлап җибәргән яки тәҗрибәле фермерлар да катнаша ала.

– Быел уку-укыту яңа юнәлешләр буенча алып барылачак, – ди «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова. – «Авыл туризмы» һәм «Үсемлекчелектә һәм терлекчелектә продукцияне эшкәртү технологиясе» дигән төп ике юнәлешкә өстенлек бирәчәкбез. Алар очраклы гына сайлап алынмады. Моңа кадәр бездә укып чыгучылар әлеге темаларның гаять әһәмиятле булуын әйтте. Шуңа күрә безгә әлеге юнәлешне үстерү белән кызыксынган фермерлар килә ала.
Ләлә Кудермәтова аңлатуынча, гаризаларны 9 сентябрьгә кадәр «Свое Фермерство» платформасы аша тапшырырга кирәк. Ә кирәкле документларны, презентацияне яки видеороликларны sh.fermer_rt@mail.ru. электрон адресы буенча почтага җибәрергә мөмкин.
Быел «Фермерлар мәктәбе»ндә 40 кешене укытып чыгару планлаштырыла. Гомумән алганда, узган елда төрле юнәлешләр буенча 140 фермер белемен чарларга өлгерде.

Билгеле булганча, «Свое Родное» интернет ресурсы да фермерлар арасында елдан-ел популярлык казана. Биредә бал – иң күп тәкъдим ителә торган продукциянең берсе булып санала. Әлеге платформада 500дән артык умартачы үзе җитештергән балны сатуга куйган. Узган ел маркетплейста – 14,5 тонна тирәсе, ә быел августка кадәр инде 17 тоннадан артык бал сатылган.

Бал дигәч, кызыклы мәгълүмат белән уртаклашырга булдык. Тармак экспертизасы үзәге аналитиклары россиялеләрнең күпме бал куллануын исәпләп чыгарган. Алар бер россияле уртача алганда елына 0,5 кг бал ашый, дигән нәтиҗәгә килгән. Һәм кулланыла торган барлык бал үзебездә җитештерелә. Безгә читтән балның нибары 1 проценты керә. Әйтик, узган ел әлеге сыйны Россиядә 67 мең тонна җитештергәннәр. Шуның 4,1 мең тоннасы Татарстанда җитештерелгән. Без Россиянең беренче бишлегенә керәбез.

Сан
2022 елда Россиядә 2,7 млн бал корты гаиләсе исәпләнә. Аларның 93,6 проценты – шәхси хуҗалыкларда, 1,7 проценты – авыл хуҗалыгы оешмаларында, 4,6 проценты – фермер хуҗалыкларында. Шул ук вакытта фермер хуҗалыкларында балны күбрәк җитештерәләр. 2022 елда аларда үсеш 14,3 процентны тәшкил иткән булса, барлык төр хуҗалыкларда – 3,8 процент.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү