Ханты-Манси автономияле округының Талинка нефть чыганагындагы шартлауда зыян күргән алты кешенең өчесе үлгән. Берсе шундук һәлак булган. Шулай итеп, корбаннар саны дүрткә җиткән. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау департаментыннан хәбәр ителгән.
“Төбәк хастаханәләрендә өч кеше бик авыр хәлдә ята. Медицина оешмаларына чиктән тыш авыр хәлдә китерелгән өч кеше җан биргән”. – дип билгеләп үтелгән ведомствода.
Исегезгә төшерәбез: 14 август көнне Ханты-Манси автономияле округы – Юграда Талинка нефть чыганагында шартлау булган. Гадәттән тыш хәл насос-компрессор торбасын эшләтеп җибәргәндә килеп чыккан. Бер эшче шундук һәлак булган. Алтысы хастаханәгә озатылган. Иминлек кагыйдәләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.