Татарстанда 2 421 486 кеше гриппка каршы прививка ясатачак

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

— Бу республиканың халкының 60 проценты дигән сүз. Грипп белән авыручылар саны кискен артуны кисәтүче чик бу, — диде Авдонина.

Хәзерге вакытта Татарстанга 642 690 доза «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» вакцинасы кайтарылган.


Фикер өстәү