Мексикада туачак баланың җенесен билгеләүгә багышланган кичә барышында шәхси самолет һәлакәткә юлыккан. Бу хакта Milenio мәгълүматларына таянып “Lenta.ru” хәбәр итә.
Фаҗига Синалоа штатының Наволато шәһәрендә булган. Очкычка һавадан кызмы яки малаймы туарга тиешлеген күрсәтергә кирәк булган. Һава судносы, чара узган бистә янында, гаилә парының кыз туарга тиешлеген күрсәтеп, алсу төстә төтен җибәргән дә “егыла” башлаган.
Басмада билгеләп үтелгәнчә, фаҗига булган урынга берничә минуттан коткаручылар килеп җиткән. Очучы әле исән булган, ләкин медиклар аны үлемнән коткарып кала алмаган.