Татарстанда җил, яшен һәм 26 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 6 сентябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.

Көндез 13 м/с кадәр җил көтелә, яшен вакытында ул 15-16 м/с кадәр көчәя ала

Төнлә термометр баганалары 6-11 градус, көнбатышта 14 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.

 


Фикер өстәү