Казанда 38 яшьлек ир-ат хатын-кызны бәрдереп үтергән

Кичә төнлә Казанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария кичке уннар тирәсендә Сафиуллин урамында булган. 38 яшьлек «ВАЗ» шоферы 45 яшьлек хатын-кызны бәрдерә, ул юлны тиешсез урында чыкмакчы булган.

Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук вафат була.

 


Фикер өстәү