Бүген — Бердәм тавыш бирү көнендә Республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлыйлар. Сайлау участоклары үз эшен 7:00 сәгатьтә башлап җибәрде.
Җирле үзидарә органнарындагы 161 урынга барлыгы 545 кандидат дәгъва кыла. Өстәмә сайлауда барлыгы 71 мең кеше тавыш бирә алачак.
Тавыш бирүне оештыруда 175 участок һәм 41 территория сайлау комиссиясе катнаша. Сайлау участокларлары 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Исегезгә төшерәбез, Бердәм тавыш бирү көне зур сайлау циклын ачып җибәрә. Декабрьдә Россия Президентын сайлау игълан ителеп, киләсе елның мартында Президент сайлаячакбыз. 2024 елның көзендә – Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт Советына сайлау үткәрелә. Ә инде 2025 елда Татарстан Рәисен, муниципаль депутатларны сайлаячакбыз. Цикл 2026 елда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән төгәлләнәчәк.