М12 түләүле юлының Арзамастан Казанга кадәрге өлеше 80 проценттан күбрәккә әзер. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, төп эшләрнең берсе – Идел аша күпер ярларга тоташтырылган инде. Хәзерге вакытта биредә асфальт җәю, яктырткычлар, киртә-коймалар урнаштыру эшләре алып барыла. Декабрь ахырында Казанга кадәр юлны ачу күздә тотыла.
Идел елгасы аша күпергә асфальт-бетон түшәү эшләрен октябрьдә төгәлләү күздә тотыла. Әйтергә кирәк, әлеге күпер – юлның сигезенче этабындагы гына түгел, бәлки барлык күперләренең иң озыны (3362 метр). Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү – Казан М12 юлының Мәскәүдән Арзамас шәһәренә (Түбән Новгород өлкәсе) кадәрге өлешен ачты. Декабрь ахырында исә әлеге юл аша инде башкаладан Казанга кадәр барып җитәргә мөмкин булачак. Моның өчен элеккечә – 12 сәгать түгел, ә нибары 6,5 сәгать вакыт исраф ителәчәк.