Бүгенге радиотыңлаучыга нәрсә кирәк? Замананың тизлеге арту татар радиоларына ничек йогынты ясый? Җырларны сәнгать советы аша уздыручы «Болгар радиосы»нда элеккеге көйләр яңгырармы? Бу һәм башка сорауларны радионың башкарма директоры Илфар Кәримовка бирдек.
– «Болгар радиосы» яңа сезонда тыңлаучыларына нинди яңалыклар әзерләде?
– Элек-электән «Болгар радиосы»н «алтын хитлар» радиосы дип атыйлар иде. Чөнки безнең дулкыннарда ретро җырлар бик күп яңгырады. Бу сезонда исә, аудиторияне яшәртү максатыннан, яңа җырларга йөз тотарга булдык. Моңарчы безне күбесенчә 45–50 яшьлекләр тыңлаган булса, хәзер 30–35 яшьлек тыңлаучыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Билгеле, бу радио фондындагы җәүһәрләр бөтенләй онытылачак дигән сүз түгел. Алар өчен махсус сәхифәләр бар.
Аннан соң, замана таләпләренә туры китереп, тапшыруларның вакытын да кыскартырга карар кылдык. Бүген кайда да динамика кирәк бит. Шуңа күрә элек эш көннәрендә 10–15 минут барган кайбер тапшырулар 2–3 минутка калды. Алар төрле темаларга багышланган сәхифәләр рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Билгеле, 2 минутлык тапшыру әзерләү 10–15 минутлык тапшыру әзерләүгә караганда күпкә авыррак. Ләкин бездә үз эшенең осталары эшли – башкарып чыгарасыларына шигем юк. Ял көннәренә исә аерым программабыз бар. Андагы тапшыруларның вакыты үзгәрми.
– Яңа җырларга өстенлек биреләчәк, дидегез. «Алтын хитлар»га ияләшкән тыңлаучыларыгыз тәнкыйтьләр дип курыкмыйсызмы?
– Тәнкыйть булмыйча калмас инде. Булырга тиеш тә ул. Һәр тыңлаучының – үз радиосы, һәр радионың үз аудиториясе булырга тиеш дигән фикердә мин. Әйтик, ретро җырлар яратучылар өчен «Тәртип» радиосы бар. Яшьрәкләр «Татар радиосы»н тыңлый. Әйткәнемчә, бездә дә ретро җырлар булачак ул. Ләкин аларны тансык, «тәмле» генә итеп бирергә телибез. Кеше радионы барыбер яңалык ишетер өчен кабыза. Дөньядагы яңалыкларны гына түгел, яңа җырлар да тыңларга тели ул.
– Яңа сезонда яңа тавышлар ишетеләчәкме?
– Алып баручылар составында үзгәрешләр юк. Әмма тиздән яңа тавышларга кастинг уздырырга ниятлибез. Радиода эшләргә теләге, идеяләре булган яшьләрне эзлибез.
– Хәзерге вакытта радиотыңлаучылар иң яратып тыңлый торган тапшыру кайсы?
– Кызганыч, бездә андый статистика алып бару бик кыен. Шуңа да без тыңлаучыларның фикерләренә колак салабыз. Гади генә мисал: радио аша азан ярты минутка гына соңрак яңгыраса, шунда ук шалтырата башлыйлар. Гомумән, дини тапшырулар белән кызыксынучылар шактый. Аннан соң, җәй көне «Иртәнге чәй» тапшыруы ялга китеп торган иде, аны да бик юксындылар.
– Бүгенге радиотыңлаучы ни дәрәҗәдә үзгәрде? Аңа нәрсә кирәк?
– Радиотыңлаучылар замана белән бергә үзгәрде. Замана тизлеген арттырган саен, тыңлаучыга да тизлек, динамика кирәк. Бүген радионы 15 минуттан артык тыңламыйлар. Тиз мәгълүмат кирәк, тыңлаучы аны анализлап торырга әзер түгел. Бигрәк тә, радионы фон өчен кабызучылар. Радиотыңлаучыга кыска мәгълүмат бирү һәм аның артыннан яраткан җырын кую кирәк. Без дә шуны истә тотып эшлибез.
– Белүемчә, сездә әле дә сәнгать советы эшли. Җырлар сайлау ни рәвешле башкарыла һәм аларны кемнәр сайлый?
– Хәзер җырлар да, җырчылар да бик күп. Безгә дә атна саен 15–20ләп яңа җыр китерәләр. Билгеле, һәркайсын үткәрә алмыйбыз. Мәгънәсе дә, көе дә туры килми торганнары бар. Һәр эшне сыйфатлы итеп эшлисе, радиотыңлаучыларга ошый торган җырлар сайлыйсы килә. Шуңа да бездә атна саен сәнгать советы утырышы уза, эфирга да алар аша үткән җырлар гына эләгә. Җырларны кемнәр сайлый, дигәндә, ул советның составы үзгәреп тора. Аңа радиода эшләүчеләр дә, шагыйрьләр дә керә. Ләкин тәгаен кемнәр булуын игълан итмибез. Бу шул исәптән читтән басым булмасын өчен дә кирәк.
– «Болгар радиосы» уздыра торган Милли музыкаль премия турында да сорыйсы килә. Быел нинди яңалыклар әзерлисез?
– Алла боерса, аны 9 декабрьгә планлаштырабыз. 30га якын җыр һәм җырчы бүләкләнер дип көтелә. Яңалыкларга килгәндә, сәхнә бизәлешендә үзгәрешләр булачак. Режиссеры да башка булыр дип көтелә. Билгеле, бу эчтәлеккә дә йогынты ясамый калмас. Кыскасы, һәрвакыттагыча сыйфатлы, кызыклы бәйрәм әзерлибез.
Илфар Кәримов фикеренчә, радио өлкәсендәге төп 3 проблема
- Кадрлар җитмәү. Яшьләр арасында татар телендә иркен фикер йөртә торган, гомумән, фикерләүгә сәләтле булган, кызыксынучан яшьләр табу шактый авыр.
- Радиотыңлаучыларның игътибарын җырлар, тапшырулар белән җәлеп итү кыен. Үзеңә кирәкле җырны, тапшыруны теләсә кайсы вакытта табып алып тыңларга мөмкин.
- Техник мөмкинлекләр. Радио дулкыннарын һәр районга җиткереп тору өчен зур техник көч сарыф ителә. Билгеле, техник проблемалар да булмыйча калмый. Әмма без аларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз.
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова