Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумында “Корпорация АЕОН” холдингын оештыручы Роман Троценко белән очрашты

Яклар республикада тормышка ашырылучы проект турында фикер алышты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә “Аммоний” заводына баруына бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Ул сәнәгать процессын оештыруны югары бәяләде. Рәис Менделеевсктагы яңартылган химия-технология лицее өчен дә рәхмәт әйтте. Уку йортында яңа җиһазлар сатып алганнар, лабораторияне җиһазлаганнар. Роман Троценко, үз чиратында, әле шушы көннәрдә генә Татарстан башкаласына килгәч, Кытай компаниясе белән зур булмаган экологик чиста электр станцияләре төзү турында килешү имзалауларын сөйләде.

– Татарстан Кытай компанияләре омтылган урынга әверелде, – диде ул Казанда узган тәүге Россия – Кытай халыкара форумына ишарәләп.


Фикер өстәү