Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин илдән киткән сәнгать эшлеклеләре турында үз фикерен әйтте.
– Төрле исәпләүләр буенча, дәүләт сәясәте белән риза булмыйча 160-170 сәнгать эшлеклесе илдән чыгып киткән. Әйе, сәясәт белән риза булмаска, әмма монда яшәргә һәм бу хакта сөйләргә дә мөмкин бит. Моны беркем тыймый. Әмма илдән китүне өстенрәк күрделәр. Билгеле ки, чит илдә йортлар, фатирлар сатып алып, исәп-хисап счетлары ачып бетерделәр дә, хәзер шуны саклап калырга тырышалар. Бу – бердәнбер сәбәп түгел, әлбәттә. Читтәге байлыкны саклап калу өчен, барыбызга да билгеле булганча, алардан тәнкыйтьләүләрен, фаш итүләрен таләп итәләр. Шулай эшлиләр дә, – диде ул.