Җәйге ялны Татарстанда уздырган балалар үзләренең Рубежное шәһәренә кайтканнар

Луганск халык республикасының Рубежное шәһәре балалары Татарстанда ял итеп, туып үскән җирләренә әйләнеп кайткан. Алар “Молодежный” һәм “Березка” лагерьларында ике смена ял иткән, дип яза “Татар-информ”.

Рубежноедан килгән 88 бала өчен махсус мәдәни-күңел ачу программасы оештырылган. Балалар экскурсияләрдә булган, иҗади бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында катнашкан. Аларга шулай ук медицина тикшерүләре уздырылган.

Гомумән, быел җәен Татарстанда Рубежноедан барлыгы 176 бала ял иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү