Бу хакта Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
– Ил буенча игълан ителгән «Педагог һәм остаз елы» кысаларында күп эш башкарыла. Бу укытучыларның абруен һәм аларның эшенең мөһимлеген ассызыклый, – диде Рәис. – Һөнәргә хөрмәт күрсәтеп, без Казанда яңа иҗтимагый киңлек – укытучылар скверы булдыру турында карар кабул иттек.