Зилә Вәлиева: «Юллама республикада яшәгән һәр кешегә дә кагыла»

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:

– Рөстәм Нургали улы да әйтте: максат – өзлекле рәвештә, бер туктамый алга бару. Залда шулкадәр хөрмәтле кешеләр җыелган иде. Шуңа да Рәиснең Юлламасында рәхмәт сүзләре дә булуы, табигый. Чөнки ул куя торган зур бурычларны үз урыннарында зур нәтиҗәләргә, уңышларга ирешкән кешеләр үти. Табиблар булсынмы, укытучылармы, үсеп килүче яшьләр, дисеңме, – диде Зилә Вәлиева. – Алда әле хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Шуңа да барыбызга да берләшергә кирәк. Министрлык, ведомстволарга максатлар куелды. Әмма бу Юллама республикада яшәгән һәр кешегә кагыла. Аны барыбызга да үтәргә кирәк. Инде бүгеннән үк Юлламадагы бурычларны үтәү юлларын табып, эшне дәвам итү мөһим. Авырлыкларга сылтап, сәбәп табып торсак, юл уңышсыз була.


Фикер өстәү