Мисырдагы Дахаб курортында бер хатын-кызга акула һөҗүм иткән. Бу хакта Baza Телеграм-каналы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз сөйгән егете белән кунакханә пляжы янында су коенган. Йөзгән вакытта аларга акула ташланган. Ярга якын булганлыктан алар бәладән качып котыла алганнар.
Коточкыч хәлнең шаһитләре сүзләренчә, ерткыч кызның кулын тешләгән. Зыян күрүчене судан чыгарып, хастаханәгә озатканнар. Хәзер әлеге пляж ябылган.
Моңа кадәр Мисырның бер пляжында акула Россия кешесенең гомерен өзгән иде.