Наполеон гаскәрләре Мәскәүгә керә
Бородино сугышы – 1812 елгы Ватан сугышының иң зур бәрелешеннән соң, Кутузов чигенергә карар кыла һәм Мәскәүне Наполеонга калдыра. Шәһәр халкы да солдатлар артыннан иярә. Бушап калган шәһәргә дошман гаскәрләре кереп тула. Мәскәү яндырыла, талана. Тиздән шәһәрнең зур өлешен юкка чыгарган янгыннар башлана. Мәскәүдә кышлау мөмкин булмый. Шуңа күрә Наполеон Мәскәүне калдырырга карар бирә.
Куркыныч өйрәнүләр
1954 елның 14 сентябрендә Оренбург өлкәсенең Тоцкий хәрби полигонында Советлар Союзында беренче реаль атом-төш шартлау шартларында өйрәнүләр уза. Алар меңләгән кеше өчен драматик нәтиҗәләргә әверелә. Дөрес, бу вакыйгалар күп еллар яшерен була. Барлык катнашучылар да дәүләт күләмендәге хәрби серне 25 елга таратмау турында кул куя. Өйрәнүләр турындагы материаллар СССР таркалганнан соң гына чыга башлый.
ОПЕК
1960 елның 14 сентябрендә Багдадта узган конференциядә Иран, Гыйрак, Кувейт, Согуд Гарәбстаны һәм Венесуэла инициативасы буенча экспортер илләрнең оешмасына нигез салына. Оешма нефтькә чыгару квоталарын контрольдә тоту максатларында төзелә. ОПЕК әгъзалары дөньякүләм нефть запасларының 2/3 өлешен контрольдә тота. Аларның өлешенә дөнья күләмендә чыгарылган нефтьның 35% ы һәм экспортының яртысы тирәсе туры килә.
КАМАЗ
1971 елда Яр Чаллыда зур йөк автомобильләре җитештерүче КАМАЗ төзелә башлый. Бүген КАМАЗ авыр йөк машиналары җитештерүче компанияләр арасында иң эреләрнең берсе. Компания шулай ук автобуслар (НЕФАЗ маркасы астында), тракторлар, комбайннар, электр агрегатлары, җылылык мини-электростанцияләре һәм комплектлаштыру җайланмалары чыгара.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде