«Яшь гвардия»че Руслан Шиһабетдинов: «Юлламада үзебезгә карата бурычлар ишеттек»

«Яшь гвардия»че Руслан Шиһабетдинов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:

– Юлламадан үзебезгә бурычлар алып чыктык. Юлламада әйтелгәнчә, 2025 елдагы Бөек Ватаны сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, март аенда Президент сайлаулары, сентябрьдә Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Без, яшь гвардиячеләр, бу чараларда да үз өлешебезне кертергә тиеш. Яшьләр белән эшебезне планлаштыра башларга кирәк. Махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итү, Татарстан кармагында торган шәһәрләргә волонтерлык ярдәмен күрсәтү дә безнең өстә, – диде ул.


Фикер өстәү


9790