Аның исән каласына табиблар да ышанмый. Футбол уйнаганда тәгәрәп киткән туп артыннан чапкан бала трансформатор будкасына килеп керә. 10 яшьлек малайны ток суга: көчәнеш 10 мең вольт була. Күз алдына китерүе дә куркыныч. 2021 елның июль аен әле дә күз яшьләрсез искә алып булмый, ди малайның әнисе.
– Без Башкортстанның Туймазы районындагы Балтай авылында яши идек. Улым Илназның бәлагә тарыганын ишетүгә, йөрәгем туктап калгандай булды. Бик авыр кичердем. Ул бит минем 42 яшемдә тапкан балам. Бик кадерләп, яратып кына үстердек без аны. Барыбыз да бер теләктә идек – Илназ гына исән калсын! Шөкер, Аллаһы Тәгалә безне ишетте. Табиблар да бу очракны могҗизага тиңләде, – ди Зөлфия ханым.
Илназ – гаиләдә җиденче бала. Әнисе бер үзе генә үскәч, балачактан ишле гаиләм булачак дип хыяллана. Кияүгә чыксам, күп итеп бала алып кайтыр идем, ди ул. Теләге тормышка аша. Ире Марат белән алар биш балага гомер бирәләр. Ә ике кызларын тәрбиягә алалар.
– 21 яшемдә кияүгә чыктым. Башта кызым туды, аңа хәзер 32 яшь. Ике елдан тагын улыбыз туды. Аннан соң игезәк ир балалар таптым. Бик тә кыз балалар үстерәсем килгән иде. Олыгаеп барганда кыз булмасмы дип, тагын бәби алып кайтырга булдым. Илназым туды. Шуннан соң да кыз бала үстерәсе килү теләгем кимемәде. Ирем белән уйлаштык та, тәрбиягә кыз алырга булдык. Башта берсен алып кайттык. Ул баланы әнисе тапкан да ташлап калдырган иде. Без алганда аңа 6 яшь иде. Күп тә үтмәде, бу балага тагын иптәш эзли башладык. Бөтен Россия буенча эзләдек без аны, – дип сөйли Зөлфия ханым. – Ике атна узды микән, опека бүлегеннән шалтыраттылар. Бер бала алып килделәр, килеп карагыз, диделәр. Бу кызның әти-әнисе үлгән, әбисе, карый алмыйм дип, ятимнәр йортына тапшырган. Бик сөенеп алып кайтып киттек без аны. Ул балаларның бездә яшәүләренә 10 ел була инде. «Әти», «әни» дип кенә торалар. Бик яратабыз аларны.
Гаиләләренә сынау килгәч, алар аны бергә күтәрә. Бөтенесе бердәм булып, Илназларының гомере өчен көрәшә. Ул чакларда илдә коронавирус котырган вакыт. Зөлфияне сабые янына кертмиләр дә, аны күрсәтмиләр дә.
– Илназым 12 көн реанимациядә булды. Минем хәлләремне белсәгез иде. Беренче көннәрдә үкереп-үкереп еладым. Шашар дәрәҗәгә җиткән идем. Өйдә үзем генә. Бер мәлне әллә ни булды миңа. Тормыш икегә бүленеп, мин яңасына атладым. «Елап утырып, балаңа ничек ярдәм итмәкче буласың? Тынычланмыйча, ничек улың терелсен?!» – дидем үземә. Дөньям яктырып китте. Мин көчле булырга сүз бирдем, – ди Зөлфия.
Улы белән очрашу аңа тагын да көч өсти. Илназны палатага чыгардык, килегез, дип чакыргач, ничек кулсыз калуын аңлатырмын дигән ананы улы елмаеп каршы ала. «Әни, мин исән! Ничек тә яшәрмен әле», – ди ул. Зөлфиягә шул сүз җитә.
– Илназ болай да акыллы сүзләр күп сөйли иде. Үлем белән күзгә күз очрашкач, кечкенә булса да, яшәүнең мәгънәсен аңлаган ул. Бер дә сер бирмәде. Табиблар да, палатага кереп, яхшы хисләр алып чыгабыз, дип әйтәләр иде. Ничек авыр булса да, түзә белде. Еламыйм дисәм дә, хастаханәдә чакта мин әле тагын күз яше түктем, – ди ул. – Илназның башта кул чукларын гына кискәннәр иде. Кулы озак төзәлмәде. Табиблар, терсәктән югары кисмичә булмый, диделәр. Ризалашмыйча, нишлисең?! Иң авыры кулларын кисәргә операциягә озату булды. Үзенә әйтмәдек. «Яраларыңны бәйләп кенә куячаклар», – дип ялганладык. Сабыем кулсыз уянып та, сер бирмәде. Кайдан көч тапкандыр, әле дә шаккатам.
Өенә кайткач, Илназ социаль челтәрләрдә утыра башлый. Аны күреп сокланучылар арасында танылган кешеләр дә була. Шулай итеп, язылучылар саны арта. Кулына протез алганда да шул мәрхәмәтле дуслары ярдәм итә дә инде аңа.
– Протез алырга дип барсак, бер ел көтәргә кирәк, дип кайтардылар. Баланың да күңеле төште. Шунда безгә Татарстан, Башкортстан җырчылары, блогерлар, акча җыеп карыйк, диделәр. Ризалашмый чарам юк иде. Илназга кирәкле «куллар» 3 миллион 600 мең сум тора. Күрше авыл егете җырчы Ришат Төхвәтуллин да ярдәм итте. Шулай итеп, ике атна эчендә кирәкле сумма җыелды. Илназ протезны кияргә дә, кулына әйберләр тотарга да, спорт белән шөгыльләнергә дә өйрәнде. Тик тиз үсеп китте. Яңадан протезлар ясатырга кирәк. Анысын инде дәүләттән бирәчәкләр. Тиздән киеп карарга барачакбыз, – ди әнисе. – Улым кечкенә, куллары ябык. Ә протез бик авыр. Шулай булса да, куллы булыр өчен бик тырыша ул. Табиблар, Илназ үсә төшкәч, яңачарак, уңайлы протез булачак, дип ышандыра.
Илназ бик актив. Гаиләсе аны укытыр өчен авылдан Туймазыга күченгән. Атнага бер генә көн дә ял итми икән. 5 көн буе җиңел атлетика буенча күнекмәләргә йөри. Күптән түгел бөтенроссия ярышларында катнашып, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм үсмерләр арасында 100 метрга йөгерүдә беренче килгән. Атнаның ике көнендә Казандагы бер онлайн мәктәптә укый.
– Язмыш ничек кенә сынаса да, сынауны кабул итәргә кирәк. Иң мөһиме – коткыга бирелмәгез. Әниләргә киңәшем шул. Балагызга ышаныгыз, аны үсендереп торыгыз, – ди Зөлфия. – «Ватаным Татарстан» аша Илназга протез алырга акча җыйган кешеләргә рәхмәт җиткерәсем килә. Бөтен ил белән ярдәм иттеләр. Чит илләрдән шалтыратып, 100әр мең сум акча салучылар булды. Күңелемне иң тетрәндергәне – улыма кечкенә балалар да акчасын салдыртты. Бер әни шалтыратты. Кечкенә кызы, акча саклый торган копилкасын ваттырып, Илназга бирергә кушкан. Андый балалар күп булды. Мин аларны гел исемдә тотам. Исән-сау булсыннар. Сәламәтлекләре нык булсын. Безнең гаиләгә килгән хәсрәтне бергә күтәргән һәркемгә бик рәхмәтлебез.
Гөлгенә Шиһапова