Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:
– Еллык юлламада алга таба нинди эшләр башкарылачагы турында әйтелде. Куелган максат, бурычларны үтәячәкбез. Бергәләп эшләгәндә, уңышка ирешербез дип уйлыйм. Дөресен әйтергә кирәк, дәүләтебез кешенең тормышын яхшырту, эш урыннарын булдыру юнәлешендә ел саен зур эшләр башкара. Программаларның да дәвам итүе мөһим.
Билгеле булганча, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.