Бүген бакыйлыкка күчкән Флера Сөләйманованың сәхнәдәге соңгы чыгышы видеосы белән Ваһапов фонды бүлеште. Ул соңгы тапкыр 2021 елның 28 сентябрендә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ваһапов фестиваленең «Йолдызлар сәламе» проектында чыгыш ясаган.
Фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренчә, Флера ханымны әлеге концертта җырлаү өчен бик озак үгетләгәннәр.
«Флера апа башта бик каршы килде. «Сез нәрсә инде? Авырыйм бит мин. Хәлем юк. Сәхнәгә бик чыгасым килсә дә», – дип кат-кат әйтте. Концертка 1 көн кала исә: «Бик чыгасым килә сәхнәгә. Кем белә бит, тагын кайчан чыгам?» – дип ризалыгын бирде. Дөрес, сәхнәдә утырып кына җырлады. Әмма халык аны гаҗәп җылы кабул итте, аягүрә алкышлады, чәчәкләргә күмде. Бу исә мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәге соңгы чыгышы булган икән», – дип яза Рифат Фәттахов.
Флюра Сөләйманованың «ВТ»га биргән соңгы интервьюсы: «Минем гомерем кадердә узды»