Татарстан мәгариф министры мәктәпләргә биш көнлек уку атнасын кертүне хупламаган

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, балаларга нагрузканы дөрес бүлергә һәм аларның сәламәтлеген кайгыртырга кирәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләргә биш көнлек уку атнасын кертү тәкъдимен аңлатып үткән. Аны кертергәме-юкмы икәнен уку йортлары үзләре хәл итә.
– Биш көнлек укытуга күчү белән артык мавыкмаска кирәктер. Балаларга бик зур нагрузка төшә чөнки. Биш көнлек уку атнасына күчсәк, һәр көн саен 6-7 дәрес үткәрергә туры киләчәк. Балалар бик нык алҗый, аларның сәламәтлеге турында уйларга кирәк, – дип аңлаткан министр.
Һадиуллин искәртеп узганча, биш көнлек уку атнасы фәнне тирәнтен өйрәтү мөмкинлеге бирмәячәк. Моннан тыш ул милли һәм мәдәни үзенчәлекләребезгә, шулай ук мәктәпләрдә бушлай ашатуга (кайбер гаиләләргә монысы да бик әһәмиятле) игътибарын юнәткән.


Фикер өстәү


9790