Махсус хәрби операция зонасында иң кирәкле белгечлекләр буенча хезмәт итүчеләргә ДОСААФ өстәп 105әр мең сум акча түләячәк

“Армия, авиация һәм флотка ярдәм итүнең ихтыяри җәмгыяте” (“ДОСААФ”) Татарстандагы төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, иң кирәкле белгечлекләр буенча хезмәт итүче хәрбиләргә өстәмә рәвештә 105әр мең сум түлиячәк.

“Мондый түләүләр хәрби тәҗрибәгә ия булучы йөртүчеләр, йөртүче-механиклар, хәрби машиналарның наводчик-операторлары һәм пилотсыз очкычлар операторлары өчен күздә тотылган”, – дип аңлаткан “Татар-информ” хәбәрчесенә Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю пункты башлыгы Евгений Токмаков.

Токмаков әйтүенчә, югарыда телгә алып үтелгән белгечлекләргә ия булучылар, бер елдан артыграк вакытка контракт төзегән очракта, бер тапкыр Оборона министрлыгыннан һәм ДОСААФтан барысы бергә 300 мең сум акча алачак.

Контракт төзү шартлары һәм аның өчен кирәкле документлар турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән “Кайнар линия” телефонына (117) шалтыратып, сайтта (http://heroes-tatarstan.ru), яки якындагы хәрби комиссариатка барып белешергә мөмкин.


Фикер өстәү