Әлмәт районының Сөләй авылында яшәүче Радик Гыйбадуллин авылдашларына аю, ишәк, тагын әллә нинди ят кош-кортлар алып кайтып күрсәткән. Боларны үз хуҗалыгында да асрап караган ул. Хәзерге вакытта 17 баш ат, 15 сыер һәм башка мөгезле эре терлекләр тота. Тиздән гаилә фермасында декоратив кошларга да урын табылачак.
Зур колаклы «ат», баллы ашаучы аю
Радик Гыйбадуллин туып үскән нигезендә гаиләсе һәм 76 яшьлек әнисе Ләйсәнә белән яши. Хатыны Айгөл белән ике бала тәрбияли. Уллары күптән түгел өйләнеп, үз тормышын корган. Әлмәттә мал табибы булып эшли икән. Кызлары 9 сыйныфта укый. Гаилә башлыгы белгечлеге буенча – юрист. Әмма мал, кош-кортлар кечкенәдән күңеленә якын булгач, терлекчелек юлын сайлаган. Маллар аңа яшәү көче бирә икән. Үзен чын җир кешесе дип саный ул. Биш ел элек гаилә фермасы булдырганнар. Сөт һәм итчелек белән шөгыльләнәләр. Үз җирләре дә бар.
Шәһәрдә бер көн дә торырга яратмый Радик. «Авылда яшәү – яшәү ул, ә шәһәрдә исә җан асрау гына», – ди 46 яшьлек ир. Үзенчәлекле терлекләр асрап үз тормышын гына ямьләндереп калмый, башкаларга да шатлык өләшә. 7–8 ел элек Казахстанның мал базарыннан бер пар ишәк алып кайткан. Шуларда балаларны утыртып авыл әйләндергән. И, сөенгәннәр инде сабыйлар. Мәш килеп фотога төшкәннәр. «Нинди зур колаклы ат бу?» – дип сораучылары да булган. Аңа кадәр пониларга да утыртып йөрткәләгән. Ишәк кире хайван булса да, хуҗасына тугры икән. Тагын бер үзенчәлекләре бар: иртәнге якта озаклап бик каты итеп кычкыралар. Төп ризыклары – солы, арпа, печән кишер, чөгендер. Тора-бара ишәкләрнең саны бишкә җиткән. Ә аннары аларны гаилә башлыгы Сарман, Азнакай, Әлмәттә яшәүче танышларына бүләк иткән.
Зоопарктан алып кайткан аю – үзе бер тансык. Әлбәттә, аны бардың да алдың түгел. Закон буенча паспорт белән рәсмиләштерергә кирәк. 1,5 яшьлек аю баласы бу. 1,7 метр буйлы җәнлек кулга тиз ияләшкән, берәүгә дә тимәгән. Кешеләр белән уйнарга яраткан. Махсус читлектә яшәгән. Әмма ерткычка ышаныч юк дип, бер елдан соң хуҗасы аны кире илткән.
– Ерткыч булса да, чи ит ашамый иде ул. Ризыкның пешкәнен генә бирә идек. Үзебез ашаган ашны ашаттык. Талымламады. Баллыны бигрәк тә ярата иде, – дип искә алды Радик йонлачын.
Атлар яратучы нәсел
Гыйбадулиннар ат асрау белән күп еллардан бирле шөгыльләнә. Бабалары нәселле атлар тоткан. Оныгы исә бу эшне дәвам итә. Заманасында баш саны 200гә җиткән. Радик Россия буйлап ат чабышларында да катнашкан. Хәзер инде сату өчен асрый. Без килгәндә маллар көтүдә иде. Көтүне исә Саратовтан килгән Олег көтә. Сигез ел эчендә гаиләнең үз кешесенә әйләнгән ул. Шуларда яши. Авылдан бер дә китәсе килми икән.
Табышы турында да кызыксындык. Терлекләрне суеп саталар. Алучыны читтән эзләп йөрисе дә юк. Авыл халкы ел дәвамында ит сорап тора. Килосы – 480 сум. Сөтне Әлмәткә барып саталар.
Моңа кадәр төрле токымлы кош-кортлар да тоткан Радик. Фазан, тәвә һәм башка ят кошларны төрле күргәзмәләрдән алып кайткан. Сөләйлеләр генә түгел, башкалар да махсус карарга килгән. Менә шулай Гыйбадулиннар хуҗалыгы кайчак зоопаркка әйләнә дә куя. Акча түлисе юк бит, бушка күрсәтәләр. Радик яңа сарай салып, тәвә кошлары, кыр казлары, аккошлар һәм башкасын алып кайтмакчы. Кош-кортларны бик ярата икән. «Матурлык бит ул! Үзе бер соклану», – ди. Үзләренең кушаматлары да Чыпчык икән.
Сәрия Мифтахова
Фото: Радик Гибадуллин һәм Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat