Хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлегенә карата таләпләрне йомшартачаклар

Россиядә армиядә хезмәт итүгә аяк чалган авырулар исемлеген кыскартачаклар. Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Виктор Соболев. Ura.ru хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Үз вакытында бездә сәламәтлеккә карата артык кырыс таләпләр куелды. Элегрәк яссы табанлы егетләр дә хезмәт иткәннәр, бернинди проблема булмаган. Хәзер исә яссы табанлылык авыру булып санала. Мондыйлар хәрби хезмәткә яраксыз дип таныла. Хәрби хезмәт бурычларын үтәүгә комачауламый торган моның ише чирләр исемлектән, һичшиксез, алып ташланачак”, – дип белдергән депутат.
Соболев басым ясап әйткәнчә, чирләр исемлеген киметү армия сафын ишәйтү мөмкинлеге бирәчәк. “Кемдер Ватанны сакларга тиештер бит. Юкса бездә кемнеңдер ике баласы бар, кемдер чирли, шуңа күрә хезмәт итү өчен кеше табып булмый”, – дигән ул.

Моңа кадәр Россия оборона министры Сергей Шойгу контракт буенча хезмәт итүгә комачаулаучы чирләр исемлеген раслаган. Исемлеккә 26дан артыграк авыру, шул исәптән ВИЧ, В һәм С гепатиты, беренче типтагы шикәр чире, II стадиядәге гипертония кертелгән.


Фикер өстәү