Моннан ары торак сатып алырга теләүчеләргә акчаны тагын да күбрәк җыярга туры киләчәк. Ил Хөкүмәте ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләмен 15тән 20 процентка кадәр күтәрде. Бүген яңа торакның 80–90 проценты ташламалы ипотека программалары ярдәмендә сатылуын исәпкә алсаң, халыкның күпчелегенә кагыла торган яңалык бу. Тик кәефегезне төшерергә ашыкмагыз. Бер яктан артса, икенче яктан кимергә дә мөмкин әле. Нәрсә һәм кайчан?
Яңа торак сатып алу турында сөйләшә башлагач та, әй, бүгенге заманда нинди акча турында сөйләшү ул, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Росреестрның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның гыйнвар – август айларында республикада 38 меңгә якын торак ипотекасы рәсмиләштерелгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, «түбә»ле булырга теләүчеләр 35 процентка күбрәк. Бигрәк тә, август шаккатырган. Җәйнең соңгы аенда Татарстанда фатирларга сорау 51 процентка (!) арткан.
– Соңгысы Үзәк банкның августта төп ставканы 12 процентка кадәр (15 сентябрьдән – 13 процент. – Ред.) күтәрүенә бәйле, дип уйлыйм, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Төп ставка артыннан банклар да процент ставкасын күтәрүе көн кебек ачык. Моңа сумның очсызлануын, инфляцияне дә өстәсәң, җыйган акчага милек сатып алу хәерлерәк, әлбәттә. Ул – үз кыйммәтен югалтмый торган актив. Татарстан беренчел торакның бер квадрат метры бәясе буенча ил күләмендә дә беренче унбиш төбәк арасына керә. Республикада бүген әлеге күрсәткеч 130 мең сум чамасы.
Саннардан күренгәнчә, бүген илдә яңа торакның 80–90 проценты ташламалы ипотека программалары ярдәмендә сатыла. Икенчел торак базарында әлеге күрсәткеч иллегә илле чамасы, ди белгечләр. Халык арасында иң зур кызыксыну уятканы – яңа йортлардагы фатирларга 8 процентлы ташламалы ипотекадыр, мөгаен. Билгеле булганча, әлеге ташламалы программа киләсе елның 1 июленә кадәр озайтылды. Гаилә ипотекасының процент ставкасы – 6 процент. Моннан тыш, Ерак Көнчыгыш ипотекасы – 2, IT-тармакта эшләүчеләрнеке – 5, банклар аны тагын да киметергә мөмкин, процент тәшкил итә. Ә менә авыл ипотекасына килгәндә, Үзәк банк төп ставканы күтәргәннән соң, 0,1–3 процентлы әлеге төр программаны вакытлыча туктаттылар.
Ташламалы ипотека ул – банкларның клиентларга милек сатып алу өчен түбән процент белән заем бирүе, ә базар һәм ташламалы ставкалар арасындагы аерманы дәүләт үзе түли.
Бу атнада ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләмен 15тән 20 процентка кадәр күтәрделәр. Ил Хөкүмәте карарыннан аңлашылганча, яңалык моңарчы төзелгән килешүләргә кагылмый. Шулай ук ташламалы ипотека программаларын финанслау өчен кредит оешмаларына субсидия күләмен дә 0,5 процентка киметтеләр. Әлеге яңалыктан соң ипотека торагы базарында килешүләр саны 20 процентка кадәр кимергә мөмкин, дип фаразлаган белгечләр.
Тик торак базарында «кайнаучы»лар моның белән килешергә ашыкмый.
– Фатир сатып алырга җыенган кеше өчен 5 процент әллә ни зур күрсәткеч түгел, – ди башкаладагы милек агентлыкларының берсендә эшләүче риэлтор Дамир Гәрәев. – Мәсәлән, бүген Казанның Киров районындагы яңа йортта бер бүлмәле студия өчен 585 мең сум күләмендә беренчел кертем кирәк булса, яңалык үз көченә кергәч, ул 780 мең сумга әвереләчәк. Фатир кадәр фатир сатып алырга җыенган кешегә 200 мең сум аерма алай ук күп түгел, минемчә. Дөрес, акчаны озаграк җыярга туры киләчәк. Торак бәясе арта, ә халыкның керем дәрәҗәсе шул ук. Фатир сайлау эшенә дә җаваплырак карый башлаячаклар дип уйлыйм.
Бер начарның бер яхшысы була, дигән фикер дә әйтте риэлтор.
– Беренчел кертем күләме арту яңа торак базарында бәяләр азмы-күпме төшүгә китерергә мөмкин, – ди Дамир Гәрәев. – Югыйсә бүген таш диварларга якын да килә торган түгел. Казан читендә әле нигезе дә казылмаган йортлардагы бер бүлмәле фатир бәясе 3–3,5 миллион сумнан башлана.
Милек эзләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче «Домклик» онлайн хезмәте аналитиклары агымдагы елның августында ил күләмендә беренчел кертемнең уртача күләмен дә исәпләп чыгарган. Ул – милекнең 30,5 проценты, ягъни 1,6 миллион сум тәшкил итә, дигән белгечләр. Әлеге күрсәткеч барыннан да бигрәк Мәскәү (36 процент), Санкт-Петербург һәм Чувашиядә (һәркайсында 34 процент) зур икән. Ә иң түбән күрсәткечләр Хакасия (23 процент), Тыва һәм Якутиядә (һәркайсында 22 процент) теркәлгән.
Эльвира ВӘЛИЕВА