Быел Казанда ягып җылыту сезонын сентябрьнең егермесе тирәсендә башларга ниятлиләр. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Казанда алты төп җылылык чыганагы да сезонга әзер. Алар – КТЭЦ-1, КТЭЦ-2, КТЭЦ-3 һәм «Азино», «Горки», «Савиново» район котельныйлары. Моннан тыш, «Казэнерго»ның 128 котельные әзерләнгән һәм 53 ведомство котельныен әзерләү төгәлләнеп килә», – диде Гыйниятуллин.
Шул ук вакытта, ведомство котельныйлары техник яктан файдалануга әзер һәм алар буенча документлар әзерлисе генә калган.