Камилә Вәлиеваны Казанда көтәләр

Фигуралы шуу федерациясе Россия Гран-прие дүртенче этабында катнашачак спортчыларның исемлеген бастырып чыгарган. Ярышлар 10-13 ноябрьдә Казанда узачак.

Турнирның төп “йолдызы” – Камилә Вәлиева. Берочтан аның Татарстан башкаласында туып, фигуралы шуу белән нәкъ менә шунда шөгыльләнә башлавын искә төшерик. Ул гына да түгел әле – ярышлар Спорт сараенда узачак. Ә кыз беренче тапкыр шунда бозга чыккан. Камилә узган елда да безгә шундый ук ярышларга килеп, тамашачыларның ушын алып киткән иде.

Спортчы узган ял көннәрендә яңа сезондагы чыгышларын тәүге тапкыр күрсәтте. Кыска программада ул “365дней” дигән эротик мелодрама музыкасына кызыл күлмәктән бии. Ә инде ирекле программасында “Marvel” фильмындагы “Черная пантера” образын гәүдәләндерә.

Вәлиевадан тыш, Гран-при этабында Казанда туып үскән башка спортчылар – Глеб Лотфуллин (ир-атлар турнирында), Ясминә Кадыйрова, Елизавета Осокина (парлы шуу осталары) да чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү