Татарстан Диния нәзарәте гошер көнен игълан итте

Татарстанда гошер сәдакасын җыю дәвам итә. Билгеле булганча, Татарстан Диния нәзарәте гошер көне дип агымдагы елның 23 сентябрен игълан итте.

Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә. Соңрак азык-төлекне аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак. Казанда гошерне нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата.

Саннарга күз салсак, 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда 1377,34 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү