Дәүләт башлыгы дроннарның детальләрен җитештерү һәм җыю линияләрен караган.
Россия Президенты Владимир Путин Ижевскида пилотсыз очкычлар эшләп чыгаручы “Аэроскан” компаниясендә булган. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
Дәүләт башлыгы биредә дроннарның детальләрен җитештерү һәм җыю линияләре, пилотсыз аппаратларның яңа үрнәкләре, шулай ук заводның укыту-өйрәтү үзәге белән танышкан.
Компаниядә “Ланцет” пилотсыз очкычы һәм разведчик-очкычлар җитештерелә. Президентны заводта югары дәрәҗәдәге түрәләр озатып йөргән.