Кукмараның яңа мөселман зиратында «Дан аллеясе» ачылган

Әлеге аллеядә махсус хәрби операция вакытында гомерләре өзелгән биш Герой җирләнгән. Бу хакта «Хезмәт даны» яза.

Кукмараның яңа мөселман зиратында «Дан аллеясе» ачылды. Анда махсус хәрби операция вакытында гомерләре өзелгән биш Герой: Илнур Нәҗипов, Фәнил Хисмәтуллин, Айнур Измайлов, Илмир Кәшәпов, Рүзил Сабирҗановлар җирләнгән.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен Россия Герое исеменә лаек булган Рәсим Баксиков, мәрхүм Герой егетләребезнең әти-әниләре, якыннары һәм башкалар катнашты.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, Кукмара мөселман зираты каршындагы машиналар тукталышы, керү юлы һәм зират эченнән уза торган юл асфальтланган, биш Геройның каберләренә, аларның исемнәрен уеп, ташлар куелган, каберләр каршында бетонланган мәйданчык ясалган.

Ватан алдында бурычларын үтәп һәлак булган Геройлар олы хөрмәткә лаек!

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү