Әйләнә дә килә. Татарстанда вируслы чирләр белән авыручылар саны арта

Көз җитүен сары яфраклар, һава торышы үзгәрешләреннән генә түгел, вируслы авыруларның баш калкытуыннан да аңларга була. Соңгы арада республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыручылар саны арту күзәтелә. Элеккеге «дус» коронавирус та – алар рәтендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, чирләүчеләр күрсәткече 46 процентка арткан – 14  мең 215 очрак. Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бер атна эчендә 89га җиткән. Моңа кадәр 65 очрак иде. Шунысы куандыра: әлегә йогышлы чирләр җиңел формада уза. Әмма моңа карап кына тынычланырга ярамый. Әнә кайбер төбәкләрдә инде ковид госпитальләре дә яңадан эшли башлаган, битлек киюне дә кире кайтарганнар. Республикада мондый чикләү чараларын кулланырга җыенмыйлар әле анысы. Шулай да «Барысы да үзебездән тора» дигән сүзне искә төшерер вакыт.

Хөкүмәт йортында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә дә «әйдә, ярый» дип кенә, сәламәтлеккә битараф булмаска өндәделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне профилактика чараларына җитди карарга кушты.

– Профилактик чараларның берсе – вакцинация, – диде Рәис. – Республикага гриппка каршы 824 мең доза вакцина кайтартылды. Чирләүчеләр арту сәбәпле, республика халкының 60 процентына прививка ясату кирәк. Хәзерге вакытта 573 мең кеше вакцинация узган.

Сүз уңаеннан, Татарстанда вакцинаны сырхауханәләрдә генә түгел, метро станцияләре янында да ясыйлар. Казанда моның өчен махсус мобиль пунктлар эшли.

Прививка белән генә чикләнәсе түгел, әлбәттә. Республика Рәисе, чирнең белем бирү оешмаларына һәм хезмәт коллективларына үтеп керүен булдырмас өчен, барысын да эшләргә кушты. Аерым алганда бу – иртәнге фильтрлар, ОРВИ билгеләре булганда битлек кию, гигиена таләпләрен үтәү һәм антисептик куллану.

Белгечләр, җылы һава торышы булганда вакцина ясатып калу кулайрак, дип кисәтә. Сезонлы чирләр күтәрелеше башланганчы, моны өлкән яшьтәгеләргә, балаларга һәм йөкле хатын-кызларга аеруча киңәш итәләр.

Табиб-терапевт Олег Абакумов әйтүенчә, чир йоктырмас өчен, нык иммунитет кирәк. Иммунитетның ныклыгы исә нәрсә ашавыбызга да бәйле.

– Туклану рационында омега-3 һәм D витамины кергән азык-төлек булырга тиеш. Болар балыкта бар. Иммунитетны ныгыту өчен аксым да мөһим, ул сыер ите, тавык түше, күркә итендә бар, – дип киңәш итә белгеч. – Яшелчәләр ашау, минераль су эчү дә булышыр. Гигиена таләпләрен үтәү дә бик мөһим.

 


Фикер өстәү