Татарлар белән казахларның хезмәттәшлек тамырлары тирән. Бу эш гасырлар буе барган һәм хәзер дә дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы эшлекле форум барышында шулай дип белдерде. Республика Рәисе бирегә «Иннопром» күргәзмәсе һәм «Яңа заманның сәнәгать стратегияләре» пленар сессиясендә катнашу өчен килде.
– Татарлар һәм казахларның хезмәттәшлек итү тамырлары тирән. Безне дин, телләр һәм мәдәниятләр охшашлыгы да якынайта. Бүген Казахстан – Татарстанның әйдәп баручы партнерларының берсе, – диде Рөстәм Миңнеханов. Узган ел безнең товар әйләнеше 20 процентка артып, 758 млн долларга җитте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә тагын 40 процентка артып, 437 миллион долларны тәшкил итте.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан компанияләре Казахстанда шактый актив эшли.
– Без Казахстан белән хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре дип энергетика, сәнәгать һәм станоклар төзү, автомобиль төзелеше һәм транспорт, вертолетлар төзү, газ-мотор ягулыгы, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм хәләл индустрия, төзелеш, мәгълүматлаштыру өлкәләрен күрәбез, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
Белешмә өчен
«Иннопром» күргәзмәсе Казахстан башкаласында 25–27 сентябрь көннәрендә уза. Күргәзмә 12 мең кв. метрдан артык мәйданны били, биредә өстенлекле проектлар тәкъдим ителә. Үз экспозицияләре белән Россия һәм Казахстанның әйдәп баручы сәнәгать һәм инновацион компанияләре, шулай ук Белоруссия, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Һиндстан, Иран, Пакьстан, Төркия һәм башка илләр дә катнаша.
Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга күргәзмә кысасында Татарстан белән Казахстанның уртак проектларын тәкъдим иттеләр. Республика стендында 40ка якын предприятие һәм югары уку йорты урын алган иде. Моннан тыш «Атом» электрокары проектын да күрсәткәннәр.
Казахстанга эш сәфәре кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм Жомарт Токаев белән очрашты. Очрашу вакытында ике як та хәзерге вакытта Казахстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында фикер алышты.
– Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Ел саен товар әйләнеше артуга карамастан, без әлегә барлык мөмкинлекләрне дә тулысынча кулланмыйбыз. Әлеге эшне көчәйтергә кирәк, – диде Рәис.
Моннан тыш ике арадагы мәдәният, фән, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеге дә ассызыкланды.
– Татарстан вузларында Казахстаннан 1200дән артык студент белем ала. Республикада казахларның милли-мәдәни автономиясе актив эшли. Казахстан территориясендә яшәүче татар җәмәгатьчелегенә 200 меңнән артык кеше керә. Аларга ярдәм иткәнегез өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә, – диде Рәис.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat