Бүген төнлә Кукмара районында җиңел машина аюны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр иткән.
Әлеге хәл Ош-Юмья авылы янында була. «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе аюга бәрелә, алган җәрәхәтләрдән хайван урында ук үлә.
Шаһитлар сүзләренчә, машинага зур зыян килгән, бәхеткә шофер үзе зыян күрмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat