Махсус хәрби операциядә катнашучыларның кайберләрен керем салымыннан азат итәргә җыеналар

Махсус хәрби операциядә үз ихтыяры белән катнашучыларны керем салымыннан (НДФЛ) азат итәргә җыеналар. “Известия” язганча, Дәүләт Думасы инде октябрь аенда ук бу җәһәттән тиешле закон кабул итәргә мөмкин.

Россия Салым кодексының икенче өлешенә төзәтмәләр проектын “Бердәм Россия” партиясе депутатлары һәм сенаторлары эшләгән. Хөкүмәт аны хуплаган.

Ташламаны ихтыярилар подразделениеләрендә, шул исәптән Росгвардия подразделениеләрендә контракт буенча хезмәт итү килешүе төзүчеләр өчен кертү күздә тотыла. Аларны, НДФЛ түләүдән тыш, югалткан яисә яраксызга чыккан очракта, Россия гражданины паспортын һәм машина йөртү таныклыгын алганда дәүләт пошлинасы түләүдән азат итү дә карала.

Тәкъдим авторларыннан берсе – Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Выборный басма хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, профессиональ хәрбиләргә карата мондый ташлама гамәлдә булып килә икән инде.
“Әлеге закон проекты нигезендә, Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләрнең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең – ә аның составында ОМОН, СОБР, башка структуралар хезмәткәрләре дә бар – хокукларын тигезлибез”, — дип басым ясап әйткән парламентчы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү