Казан Ратушасында Әфганстан буенча Мәскәү форматында фикер алышуның бишенче утырышы башланды

Казан Ратушасында Әфганстан буенча Мәскәү форматында фикер алышуның бишенче утырышы бара. Бирегә 15 ил вәкилләре килде.

Бу очрашуда катнашучылар Әфганстандагы хәзерге вазгыять, әфганстанара мөнәсәбәтләр, төбәктәге иминлекне тәэмин итү һәм илне низагтан соң торгызу, терроризм һәм наркотик җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыша.

Катнашуларга Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләү сүзен дә җиткерделәр. Аны Россия Президентының Әфганстан буенча махсус вәкиле, Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов укыды. Сергей Лавров чарада шәхсән катнашырга тиеш булган.

— Әлеге форматта очрашу — Әфганстанның гамәлдәге хөкүмәте белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә ярдәм итәргә тиеш, — диелә Лавров хатында.

Министр әлеге чараны оештыру һәм кунакчыллык өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре дә җиткерде.


Фикер өстәү