Элеккеге хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә торабыз. Бәйрәмнәрдә аларны редакциягә кунакка да чакырабыз. Менә бүген тагын шундый бер җылы очрашу узды.
Газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да өлкәннәр килеп киткәч, алардан көч, яхшы энергия алып калабыз, ди.
— Бу бәйрәм өлкәннәр белән җылы бер очрашу. Сез килгәнне дулкынланып,әзерләнеп көтәбез. Үзебезчә имтихан тапшыргандай булабыз. Сезнең белән аралашы безгә бик рәхәт, — диде ул.
Очрашу бик матур үтте. Өлкәннәр бергә эшләгән чорларны искә төшерде. Баш мөхәрриребез исә аларга газетадагы яңалыклар, коллективта башкарылган эшләр, яшь журналистлар хакында сөйләде.
Хезмәттәшләребез чәй табыны артында җырлап күңел ачты. Риман Гыйлемханов баянын тартты, Камил Сәгьдәтшин, Фәнисә Хәйретдинова, Язилә Вильданова, Люция Фаршатовалар аңа ияреп җыр сузды.
Редакциягә җылылык алып килде өлкәннәр. Балалары үсеп, оныклар сөяләр.
Сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Сагынышканбыз. Мондый очрашулар күп булсын. Барыгызга да исәнлек-саулык,күңел тынычлыгы телибез.
Гөлгенә Шиһапова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat