2022 елның сентябрендә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә узган референдумда бу төбәкләрнең халкы Россия белән бер ил булып яшәргә теләк белдерде. 30 сентябрьдә Президент Владимир Путин һәм төбәкләрнең башлыклары яңа территорияләрне Россия составына кабул итү турындагы килешүләрне имзалады. Быелдан исә әлеге вакыйга истәлекле көн буларак билгеләп үтеләчәк. Бу көннең мәгънәсе нидән гыйбарәт?
Яңа төбәкләрне үз канаты астына алып, Россия бернинди кануннарны да бозмады. Юридик яктан барлык таләпләр дә үтәлде. Кемдер моны кабул итә алмый икән, сәбәбе сәяси каршылыкка бәйле. Танылган сәясәт белгече Марат Бәширов шул фикердә. Аның сүзләренә караганда, бу төбәкләрдә яшәүчеләр үзләрен инде күптән россияле дип саный иде.
– Шуңа күрә, Владимир Путин бу төбәкләр белән тагын да элегрәк кушылырга кирәк булганын әйтә икән, ул хаклы. Ничек кенә булмасын, иң мөһиме – бу вакыйганың тормышка ашуы. Яңа төбәкләрдә яшәүчеләр махсус хәрби операциянең мәгънәсен дә яхшы аңлый. Россия армиясе килгәнче, аларга үзләрен үзләре якларга туры килде. Украина түгел, ә чынлыкта кемгә каршы торганнарын да яхшы белделәр, – дип Марат Бәширов. – Ә хәзер яңа төбәкләрдә зур эшләр көтә. Кеше кайда гына яшәмәсен, аның хокуклары тигез булырга тиеш. Бу Россия Конституциясендә язылган. Донбасстамы, Урал һәм Ерак Көнчыгышта булсынмы, анда гомер кичерүчеләрнең социаль гарантияләре, иминлеге, хокуклары кайгыртылган булырга тиеш. Әмма беренче бурыч яшәү шартлары булдырудан гыйбарәт. Юллар төзисе, торак-коммуналь хуҗалыкны тәртипкә саласы бар, социаль юнәлешне – медицина һәм белем бирү системасын булдырырга кирәк. Халыкны эш белән тәэмин итәргә, димәк, сәнәгать предприятиеләрнең эшчәнлеген җайга салырга кирәк. Президент һәм Хөкүмәт бу бурычларны үти. Төбәкләр дә ярдәм итә. Бу очракта сүз техник һәм физик ярдәм турында гына бармый. Кайда гына булмасын, Мәскәү белән Тамбовтамы, шул ук Луганскидамы – дәүләт идарәсе бер тәртиптә эшләргә тиеш.
Алина Шамрай – Херсон өлкәсе аналары берлеге рәисе. Аның фикеренчә, бер ел элек алар, Россия составына кереп, тарихи дөреслекне кире кайтарды.
«Без уртак Ватаныбыз – Россия белән үсәргә телибез. Халык, ниһаять, үзенең киләчәген мөстәкыйль рәвештә сайлый алды. Россиягә кушылгач, тормышыбыз да җайланды. Пенсия, хезмәт хаклары, социаль түләүләр, дисеңме. Юллар түшәлә, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелә, яшьләр бушлай белем ала. Херсонга чын тормыш әйләнеп кайтты, – дип язган ул «ВКонтакте» челтәрендәге «Мой дом – Херсон» сәхифәсендә. – Без хәзер үзебезне яхшы хис итәбез, чөнки безне дусларыбыз яклый һәм саклый. Херсон – Россия шәһәре. Без үз оябызга, нигезебезгә кайттык».
«Татар-информ» хәбәрчесе Светлана Белова быел ике мәртәбә Донбасска барып кайтты. Лисичанск, Рубежное, Новодружеск, Первомайское, Луганск һәм башка калаларда булып, үзгәрешләрне үзе күргән. Аның сүзләренә караганда, халык кешечә мөнәсәбәт булганга сөенә.
– Урамда су һәм ризык алган, хастаханәгә килгән кешеләр белән сөйләштек. Алар барысы да Россия белән булганнарына сөенә. Чагыштыру бик җиңел. Күзгә, беләсезме, нәрсә ташлана: СССР таркалганнан соң берни дә төзелмәгән. Хәтта юньләп ремонт та булмаган. Хәзер бөтенесен дә яңадан эшләп чыгарга туры килә. Русча сөйләшкән өчен генә кимсетелгән кешеләр үзләренең нинди шартларда яшәгәнен ачынып сөйли, – ди Светлана Белова. –
Татарстан табибларына күренергә килгән балаларның әти-әниләре белән сөйләштек: аларның инде күптән мондый мөмкинлеге булмаган. Барысы да рәхмәт әйтә. Кешеләр үзгәреш өмет итә. Завод һәм предприятиеләр ачылыр, эш урыннары булыр, гаилә томышын алып барырлык акча булыр, дип өметләнәләр. Әлбәттә, башка фикердәге кешеләр дә бар. Әмма алар бик аз.
Яңа төбәкләрдә яшәүчеләрнең тормышы көйләсен өчен, Татарстан да үзеннән зур өлеш кертә. Республика Лисичанск һәм Рубежное калаларын шефлыкка алды. Премьер-министр Евгений Варакин һәм аның командасы бу калаларны төзекләндерүдә зур эш алып бара. Дәүләт Советына еллык Юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов андагы төзүчеләр, табиблар, социаль хезмәткәрләр, волонтерларга аерым рәхмәт әйтте.
Әле берничә көн элек кенә Татарстан Лисичанск һәм Рубежноега 200 тонна гуманитар ярдәм юллады. 10 йөк машинасына азык-төлек, көнкүреш өчен кирәк-ярак, төзелеш материаллары һәм уку әсбаплары төяп җибәрделәр. Бу эш бертуктаусыз алып барыла. «Алга таба да авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәчәкбез!» – дип язды Рөстәм Миңнеханов «Телеграм»дагы сәхифәсендә. Луганск Халык Республикасына Татарстаннан барлыгы 1750 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде.
Владимир Путин, Россия Президенты:
– Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүче миллионнарча кеше уртак язмышка һәм меңьеллык тарихка ия булганыбыз өчен безгә кушылу юлын сайлады. Бу рухи элемтәне алар үзләренең балалары һәм оныкларына тапшырып килделәр. Барлык кыенлыкларга карамастан, озак еллар буе Россиягә карата мәхәббәтен җуймадылар. Безнең бу хисне беркем дә юкка чыгара алмаячак. Менә шуңа күрә өлкән буын да, Советлар Союзы таркалу фаҗигасеннән соң дөньяга килгән яшьләр дә бердәмлегебез, уртак киләчәгебез өчен тавыш бирде.
(2022 елның 30 сентябрендәге чыгышыннан)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat