Борчаклы Язда борчак та үсми, язлар да башка хәзер. Кайчандыр шаулап торган авылда – тынлык. Шушы авылда 65 ел гомер кичерүче Жуковларның этләре өргән тавыш кына ниндидер бер җанлылык өсти. Ике йортка – өч кеше. Картларның кыштыр-кыштыр гына үз көенә яшәп ятулары. Гомер көзләрендә барысы да сагынырга гына калган.
Гороховтан башланганмы?
Республика авыллары атамалары турындагы китапны актарганда, Борчаклы Яз дигән исемгә игътибар иттек. Кызык, мондый авыл да бармы икән? Бер дә ишеткән юк. Белешә торгач, анда ике генә гаилә яши булып чыкты. Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали абый шул урманчылыкта эшләгән икән. Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Борчаклы Язда туган. Тарихи авыл булып чыкты түгелме соң әле бу? Барып карыйк әле, дидек.
Теләче районының Айдар җирлегенә карый әлеге авыл. Борчаклы Яз (Гороховое Поле) авылның килеп чыгуы турында берничә төрле мәгълүмат бар. Беренчесе – Субаш авылыннан керәшеннәр күчеп утыруга, икенчесе Горохов фамилияле сөргенгә сөрелгән кешенең килеп төпләнүенә бәйле булырга мөмкин. Соңрак авылга күрше-тирә районнардан руслар килеп урнашкан. Элек чиркәве дә булган, тик аны сүтеп алып киткәннәр. Халык телендә, авылда күп мәйданда борчак иккәннәр, дигән версия дә бар. Халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, бакчачылык белән шөгыльләнгән.
Борчаклы Язда 1879 елда земство мәктәбе ачылган, биш сәүдә ноктасы эшләгән. Мәктәп, кибет, клуб, медпункт, ферма… Барлык социаль объектлары да булган, кыскасы. Районда беренчеләрдән булып телефон кертелгән. 1906 елда мәктәптә 50 бала белем алган. 1908 елда – 741, 1938 елда 501 кеше яшәгән. Әкренләп йорты да, кешесе дә кимегән. Соңгы 7 елда 3 кеше гомер итә.
4 мең йомыркалы кибет кыйссасы
Авылда хәзер, әнә тегендә – мәктәп, ферма, әнә тегендә контора иде, дип бушлыкка төртеп сөйләргә генә калган. Ул җирләрдә каты куралар үсә. Ә элеккеге гасыр кичкән бер таш бина һаман да ишелми икән. Югыйсә җимереп тә караганнар үзен. Шулай бик нык булганга күрә авыл халкы, 400 мең йомыркадан эшләнгән ул, дип сөйлидер. «Юк, булмас», – дисәм дә, үзләренеке хак. Бай өе соңрак авыл халкына кибет булып хезмәт иткән.
– Юк, 400 мең түгел, 4 мең йомыркадан эшләгән. Элек, бина нык булсын өчен, измәгә шуны кушканнар. Яңгыр гына юып җебетсә инде, – ди Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин.
Субаш авыл клубы мөдире Татьяна Романова – шушы авыл килене. Ул сатучы булып эшләгән. «Бу иске кибеттә түгел, лавкада», – диде. Хәзер авылдашлары кирәк-яракка күрше авылга йөри.
Урамнар буйлап…
Авылда өч кенә йорт бар, дидек. Иске, сорысы, җиргә иңгәне – Жуковларныкы. Икенчесендә Валентина Иванова яши. Өч ел элек Лаеш якларыннан күченеп килгән. Ә өченчесе – умартачы Игорь Максимовныкы. Гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, туган нигезен тәртиптә тота.
Безне авыл буйлап озатып йөрүчеләр – Лидия Агафонова белән Володя Жуков. Таякка таянып булса да, кирәклесен күрсәттеләр, рәхмәт. 40 ел бер түбә астында гомер итәләр икән. Тик паспортка мөһер сугуны кирәк дип тапмаганнар. Лидия апага – 72 яшь. Ул иреннән 7 яшькә олырак. Лидия мәктәпне тәмамлагач, Казанга заводка эшкә урнашкан була. Кияүгә чыгып, ике бала тапкан. Тик никахлары озын гомерле булмаган. Шулай итеп, авылга кайтырга туры килгән. 34 яшендә икенче тапкыр бәхетен сынап караган ул. Кызганыч, уртак балалары суга батып үлгән. Әмма Лидия ханымның балалары аларны ташламый. Кайтып, хәлләрен белешеп торалар икән.
Рус милләтеннән булса да, Володя дәдәй татарча сөйләшә. «Белмәскә, мин бит Нырсы мәктәбендә белем алдым», – дип җибәрә. Ә менә Субаш мәктәбендә укыган Лидия түтәй, теләсә дә, татарча өйрәнә алмаган.
– Мин лаеклы ялга чыкканчы, фермада сыер саудым. Аннан ферманы бетерделәр. Эш беткәч, авылдашлар читкә китү ягын карады, – дип сөйли авылның соңгы могиканнары.
Володя Жуков әйтүенчә, элек Борчаклы Язда 170тән артык йорт булган. «Елганың бер ягында – бер, икенче ягында икенче колхоз иде, дип сөйли иде өлкәннәр. Без үскәндә, йортлар саны артык күп түгел иде инде», – ди абзый.
Әкренләп элек урманчылык булган якка таба атладык. «Әнә күрәсеңме теге матур коены? Рәис Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали абыйларның нигезе ул. Монда берничә ел эшләгәч, аны Саба урман хуҗалыгына директоры итеп билгеләделәр. Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов шушы авылда туды. Моннан киткәндә, аңа 1 яшь чамасы булгандыр. Авылга килгәндә, безнең белән күрешеп киткәли», – ди Володя Жуков.
Иске авылга яңа төс өстәп тора әлеге кое. Нургали абый эшләгән урманчылык заманасында Кызыл Йолдыз урманчылыгына караган. Моннан берничә ел элек Нургали абый истәлегенә шушы нигезне койма белән әйләндереп куйганнар икән. Бик матур итеп бурадан кое ясаганнар.
Яшәүләре ничек?
Жуковлардан яшәү шартлары турында да сораштык. «Күңелсез түгелме?» – дип тә сораштык.
– Көнебез телевизор карап үтә. Җәй көне кеше күп булганда рәхәт. Буран чыкканда күңелсез шул. Моңсуланып алабыз. Тик авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла юлларны ачып тора, рәхмәт яугыры. Кибеткә барасы бар бит. Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм чакыргаларга да туры килде. Юллар ачык булганда кыенлык тумый, – ди ул.
Авылның иң күңелле вакыты – Тройсын (Троица) бәйрәме узган чак. Борчаклы Язга авылдашлар кайта. Каенның яшел ботакларыннан «киенеп» биеп, җырлап күңел ачалар.
Хәйрулла Хәсәншин, колхоз рәисе булып эшләгәндә, авылга кадәр газ суздырган. Тик берничә кеше генә яшәгәч, зәңгәр ягулык өйләргә кадәр барып җитә алмаган. Йортларын утын ягып җылыталар. Суга исә чишмәгә йөриләр.
– Авылның табигате матур. Яшәү урыны белән кызыксынучылар да бар. Бәлкем, күчеп килүчеләр дә булыр. Борчаклы Яз зурайган очракта йортларга газ да керер, кем белә, – дип өметләнә башлык.
Башкалар киткәч…
«Ник киттегез, ник авылда калмадыгыз?» Туган авылында яшәмәүчеләргә бирдек без бу сорауны.
– Мин 39 яшькә кадәр шушында гомер иттем. Субаш авылында механизатор булып эшләдем. Хәзер дә шунда хезмәт куям. Хатыным Татьяна белән монда 13 ел яшәдек. 1973 елда совхозлар күмәкләшкәч, авылдашлар төрле җирләргә күчеп китте. Урманчылык та бетте. Эш калмады. Безгә эш урыны буенча күрше авылда бушлай фатир бирделәр. Туган йортым искерде инде, сүтәсе бар. Әти-әниләр яшәгән нигезне сүтәргә кул да бармый. Үткәннәр истәлеге бит ул, – ди Валерий Романов.
Сүзгә Татьяна кушылып: «Килен булсам да, бик яраттым мин бу авылны. Йокларга яткач та искә төшерәм. Ул чакта 13ләп йорт бар иде. Сыер, сарык көтүләре чыга иде, – ди. – Авыл беткәч, без дә күчендек инде. Кеше калмады бит. Балалар күрше авылга җәяү йөреп укыды. Автобуслар юк иде әле. Мөмкинлекләр кирәк бит. Аларның киләчәге турында да уйладык».
Жуковлар исә беркая да китәргә җыенмый. «Монда тудык, монда үстек. Беркая да китмибез. Иң матур, иң якты авыл ул Борчаклы Яз», – ди патриотлар. Нинди генә булса да, кадерле шул туган авыл!
Сәрия Мифтахова