“Автоваз”, Toyota, Kia, Hyundai һәм Volkswagen маркалары күбрәк сатыла.
Быел III кварталда Россиядә кулланылыштагы машиналарның уртача бәясе 39 процентка артып. 640 мең сумга җиткән. “Авито авто” уздырган тикшеренү нәтиҗәләре шундый.
“Быел III кварталда кулланылыштагы машиналарның уртача бәясе 39,1 процентка артып, 640 мең сумга җиткән”. – диелгән “Авито авто” хәбәрендә.
Шулай ук илебездә тотылган машиналар июль-сентябрь айларында узган елның шушы ук чорындагыга караганда 14,2 процентка күбрәк сатылган.
Халыкта “Автоваз”, Toyota, Kia, Hyundai һәм Volkswagen маркаларына ихтыяҗ зур.