Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшьләрнең тавышын ишетәсебезгә ышанам»

Яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм салада кадрларны үстерү. Киров шәһәрендә Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында шушы һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президентының округтагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, 14 субъектның парламент башлыклары катнашты.

Утырышта яшьләрне тәрбияләү системасын һәм хәрби-ватанпәрвәрлек эшен законнарга салуда төп юнәлешләрнең төбәкләрдә бер үк төрле булырга тиешлеге әйтелде. Идел буе федераль округының «iВолга» Яшьләр форумында да сүз шул хакта барган. Утырышта Яшьләр парламентлары ассоциациясе әгъзалары шул форумда катнашучылар эшләгән «Россия Федерациясе субъектында ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турында» закон моделен хуплады.

Документ авторлары ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү системасын булдыруда Татарстан тәҗрибәсен дә билгеләп үтте. Аерым алганда, республикада нәтиҗәле эшләүче «Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү» концепциясе телгә алынды.

Ассоциация утырышында төбәкләрнең яшьләр парламентлары җитәкчеләре авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә аерым тукталып үтте. Яшь парламентчылар фикеренчә, бүген авыл халкының сәламәтлеген саклау проблемасы медицина кадрлары җитмәүгә турыдан-туры бәйле. Хәер, кадрлар җитмәү медицина өлкәсенә генә кагылмый әле. Ассоциация әгъзалары фикеренчә, бүген хәтта зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә белгечләрне авырлык белән генә таба. Мәдәният, мәгариф һәм спорт оешмаларында хәлләр тагын да катлаулырак. Ассоциация әгъзалары кайбер конкрет тәкъдимнәр белән дә чыкты. Мәсәлән, авыл медикларына өстәмә социаль ярдәм чаралары, авылда эшләүче яшь эшмәкәрләргә төбәк салым ташламаларын кертү, агросәнәгать комплексы өлкәсендә мәгариф программалары буенча максатчан укытуга квотаны арттыру.

Әйтергә кирәк, авыл яшьләре проблемасының беренче тапкыр гына күтәрелүе түгел инде. Тәүге тапкыр әлеге тема быел май аенда Пермьдә федераль округ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында яңгырады. Ул чагында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентчыларны авыл яшьләре проблемаларын аерым игътибар үзәгенә алырга, төбәкләрдә авылларны үстерүгә бәйле хәлләрне җентекләп өйрәнергә өндәгән иде. Парламент башлыгы анда авылда туган  яшьләрнең, шәһәрдә белем алганнан соң, еш кына туган җирләренә кире кайтмавына борчылу белдерде.

«Авыл яшьләренә игътибар артты, һәм бу хәл сөендерә, – дип басым ясап әйтте республика парламенты башлыгы, утырыштагы коллегаларына мөрәҗәгать итеп. – Без, ассоциациянең алдагы утырышында әлеге теманы күтәреп, хакимият органнары игътибарын шушы проблемага җәлеп иттек. Бүген исә башлаган эшне дәвам иттерергә кирәк. Авылларыбызда талантлы яшьләр күп. Алар – безнең терәк».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук хәзерге вакытта авылның картаюын, асылда илнең барлык төбәкләрендә диярлек авылда яшәүчеләр саны кимүен, шул ук вакытта күпмилләтле халкыбызның иң яхшы традицияләренең, гореф-гадәтләре һәм рухының нәкъ менә шунда сакланып килүен басым ясап әйтте.

«Башка проблемалар да күтәрелде. Ә иң мөһиме – аларны хәл кылу буенча тәкъдимнәр билгеләнде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән әңгәмәсендә утырышка йомгак ясап. – Бу мәсьәләләр һәрвакыт безнең контрольдә булыр, дип уйлыйм. Яшь парламентчылар ярдәмендә яшьләргә бәйле проблемаларның алга таба да күтәреләчәгенә һәм иң мөһиме – аларның тавышын ишетәсебезгә ышанам».

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү