Татарстанда социаль түләүләрне исәпләү өчен торакның бер квадрат метр мәйданы бәясен киметергә җыеналар

Аны, өченче кварталдагы белән чагыштырганда, 893 сумга киметеп, 130 982 сумга калдырырга тәкъдим иткәннәр.

Быел Казанда дүртенче кварталда, яшь гаиләләрнең хәлен җиңеләйтү максатында, социаль түләүләрне исәпләү өчен торакның бер квадрат метр мәйданы бәясен киметергә җыеналар. Аны, өченче кварталдагы белән чагыштырганда, 893 сумга киметеп, 130 982 сумга калдырырга тәкъдим иткәннәр. Казан башкарма комитеты эшләгән карар проектында шул хакта әйтелгән.

Исегезгә төшерәбез: 2023 елның өченче кварталында норматив 131 875 сум күләмендә билгеләнгән иде.
Документ 10 октябрьгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.


Фикер өстәү