Казанда полиция хезмәткәрләре, чик буе контроле хезмәткәрләре белән берлектә, нацист идеологиясе тарафдарын тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Уртак эш барышында якындагы чит илдән килгән 35 яшьлек ир-ат тоткрланган. Оператив мәгълүматларга караганда, ул нацист идеологиясе тарафдары булып тора. Мигрантның тәнендә – уң кулының иңбашында тыелган символика рәвешендәге татуировка. Аны ул нацистлык идеологиясен хуп күрүе белән аңлаткан.
Моннан тыш мигрантның Россиядә законсыз рәвештә хезмәт эшчәнлеген алып баруы ачыкланган.
Ир-ат Казан шәһәре Яңа Савин районы суды карары буенча административ хокук бозуда гаепле дип танылган. Ул 2000 сумлык штрафка тартылган һәм Россиядән куылган.