«Ватаным Татарстан»га рәхмәт белдерәләр: язма чыкканнан соң, дәвалау өчен кирәкле акча җыелды

 «Ватаным Татарстан»да сеңлем Гөлнара Йосыпова турында чыккан язманы укыдык. Бик җылы итеп язгансыз. Безнең хәсрәтебезне бүлешкәнегез, ярдәм кулы сузганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Газетада язма басылгач, сеңлемнең карталарына бик күп акча җыелды. Безгә ярдәм иткән барлык кешеләргә, беренче чиратта авылдашларыма чиксез рәхмәтлебез. Алар, Гөлнарага ярдәм итүне сорап, сезгә дә шалтыратканнар. Булышкан һәр кеше алдында баш иябез. Аллага шөкер, кирәкле сумма җыелды. Инде башка ярдәм сорамыйбыз. Сеңлемне табиблар дәвалый. Бар да уң булыр, савыгып гаиләсе янына кайтыр дип өметләнәбез.

Апасы Венера.

Зәй районы Куш Елга авылы

«44 яшьлек Гөлнарага табиблар диагноз куя алмый»: авылдашлары 3 бала әнисен коткаруны сорый


Фикер өстәү