Ноябрь бәйрәмнәрендә Казанга өстәмә поездлар җибәреләчәк

Ноябрь бәйрәмнәрендә Казанга өстәмә поездлар җибәреләчәк. Казан мэриясе сайты хәбәр иткәнчә, «Россия тимер юллары» Санкт-Петербург белән Казан, Воронеж белән Казан арасында йөрүче поездлар санын арттыра. Быел бәйрәм көннәре 4–6 ноябрьгә туры килә. Бу чорда Россиядә барлыгы 250дән артыграк (узган елдагыдан 10 процентка күбрәк) өстәмә поезд җәлеп ителә.

Сүз уңаеннан, Казан белән Ульяновск арасында өстәмә электр поездлары йөри башлаган. 14 сентябрьдән «электричка» Казаннан Ульяновскига пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә китә. Ә кире юнәлештә – җомга, шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә.


Фикер өстәү