Татарстанда һава торышы үзгәрә: кыраулар һәм кар көтелә

Озакка сузылган аномаль җылы һава атна ахырында Татарстанны “ташлап» китәчәк.

Арктикадан һава агымнарының үтеп керүе сәбәпле яңгырлар башлана, шактый ук сизелерлек суыта. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Быел сентябрь бик җылы килде: һава температурасы нормадан 3,5 градуска җылырак булды. Климатик норма буенча хәзер Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура 7 градус чамасы тәшкил итәргә тиеш. Әлегә ул әлеге күрсәткечтән югары. Бик тиздән һава торышы үзгәрәчәк. Киләсе атна башында Казанда, Арктикадан һава агымы үтеп керү сәбәпле, суытачак”, – дип аңлатып үткән белгеч агентлык хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Арктикадан һава агымы үтеп керү сәбәпле, узган атнада республикада бераз гына кар яварга, кырау төшәргә мөмкин. Әйтик, Казанда дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә һава температурасы +1 градус чамасы гына булачак.


Фикер өстәү