Татарстан – илнең алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге. Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения.рф. сайтында тавыш бирергә мөмкин.
2022 елда Татарстан тарихында беренче тапкыр 2 миллион тоннадан артык сөт савылды. Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре 5,2 миллион тонна иген җыеп алды. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр зур уңыш бирә. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында – беренче, бәрәңге уңышы буенча икенче урында тора.
8 октябрьдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Татарстанда ял көннәрендә даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Сентябрь башыннан Татарстан аграрийлары барлыгы 312,2 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатты.
Россия Президенты Владимир Путин Россия авыл хуҗалыгы уңышлары югары технологияләр белән бәйле дип саный. “Россиянең агросәнәгать комплексын үстерү өчен бездә барлык кирәк нәрсәләр бар: җир, су ресурслары, үзебезнең фәнни нигезләмәләр һәм технологик эшләнмәләр, әмма беренче чиратта белемле, тәҗрибәле белгечләр һәм талантлы яшь кадрлар”, – ди Владимир Путин.
Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения.рф сайтында тавыш бирергә була. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы казанышларының тулы исемлеге белән достижения.рф сайтында танышырга мөмкин.