Питрәч башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенә ярдәм иткән

Илһам Кашапов Люткино авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атның гаиләсенә булышкан. Ул район башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә аларның утынын ярып биргән. Ул бу хакта үзенең телеграм каналында хәбәр итә.

Район җитәкчелеге утыннарны ярып, өеп куйганнар. Алар күчтәнәчкә бәрәңге, чөгендер, токмач, карабодай һәм көнбагыш майлары да алып килгәннәр. Киләчәктә бу гаиләдәге ут чыбыкларын алыштыру һәм янгын турында хәбәр бирүче җиһаз да урнаштырырга ниятләп торалар икән.


Фикер өстәү