Казанның 159 нчы лицее укытучысы Наталья Митрофанова «Иң яхшы педагогик династия» бөтенроссия конкурсында Михайловлар-Потаповлар-Пакшинцевлар гаиләсен тәкъдим итте. Уфада узган финалда ул дүртенче урынны алды, дип хәбәр иттеләр Казан Мәгариф идарәсендә.
Конкурсның көндезге этабында гаилә 150 яшькә кадәрге династияләр арасында «Киләчәкнең нигезе» номинациясендә тәкъдим ителде. Барлыгы 21 финалист катнашты. Алар үз династиясе тарихы турында сөйләделәр, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Мөһим сөйләшүләр» үткәрделәр һәм үз төбәкләреннән күренекле педагоглар һәм остазлар турында лекция укыдылар.